Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Ранис белән Елена Исхаковлар гаиләсе теркәлде. Бәхетле матур пар Ранис һәм Елена әлеге истәлекле көндә бер-берсенә үзләренең туй вальсларын бүләк итте. Җылы хисләргә төренгән, мәхәббәт исе аңкып торган бу бию тантана кунакларын таң калдырды.