Тантаналы чара

2017 елның 6 октябре, җомга

6 октябрьдә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар, районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар  hәм Россиянең яшь гражданнарына паспортлар  тапшырылды.

   Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова 5 анага дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды.  ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х.  котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.

 "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

Тәтеш районы УФМС бүлеге мөдире  В.Г.Зубова 14 яшьләре тулган Россиянең яшь гражданнарына паспортлар  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International