ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда 16 яшүсмергә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм изге теләкләрнен җиткереп, район прокуроры Феликс Хафизов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Елена Сысоева һәм федераль миграция служба идарәсенең территориаль пункты җитәкчесе Галина Плотникова тапшырды.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

          Бугенге көндә күп бала тәрбияләп үстерүне бик авыр дип уйлап, бер яки ике бала белән чикләнүче гаиләләр шактый. Ә менә  Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында  Дамир һәм Гүзәл Гыйниятуллиннар гаиләсендә алтынчы бала дөньяга килде.

Яшел Үзән шәһәренең ГХАТ булеге хезмәткәре-ветераны, Козлова Наталья Анатолий кызының, туган көнне! Аңа 80 яшь тулды!

Наталья Анатолий кызы 1969 елдан 1997 елга кадәр возглавляла Яшел Үзән шәһәренең ГХАТ бүлеге белән җитәкләгән. Күп көч һәм хезмәт куйган Наталья Анатолий кызы Яшел Үзән шәһәренең ГХАТ бүлеге хезмәт үсешенә.

Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Бибикаюмә Мортазинага 102 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килделәр һәм Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырдылар.

Бу көннәрдә Питрәч районы Татар Казысы авылында яшәүче Минсылу апа Хасанова үзенен 90 яшьлек юбилеен каршылады. Аны котларга исполком башлыгы урынбасары Зимфира Мухаметгареева килде. Ул район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән юбилярга бүләкләр тапшырды.


8
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Гражданлык позицияне, җәмгыятьтәге мәрхәмәтлелек, гражданлык активлыкны күтәрү максатында "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе оештырылды.

Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. Ул Александр Евгеньевич  һәм  Галина Валерьевна гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Арина  дигән исем бирделәр. Арина гаиләдә икече бала, аның Кира исемле апасы бар.

Яңа айның дүрт көнендә ГХАТ бүлегендә тагын  дүрт бала теркәлде.

Ихлас күңелдән бәхетле гаиләләрне котлыйбыз, балаларының сәламәт, акыллы булып үсүләрен телибез!

Алабуга ЗАГС бүлеге 3 нче кварталга йомгак ясады. Бу кварталда 284 туу, 196 үлем, 241 өйләнешү, 93 аерылышу теркәлгән. 334 кабат таныклык, 1037 белешмә бирелгән.


7
октябрь, 2017 ел
шимбә

2017 нчы елның 7 нче октябрьдә Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 600- нче  бала теркәлде. Владимир исемле малай Парфенченко Михаил һәм Наталья гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. ГХАТ бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Малайга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!

2017 елның 5 октябрь көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда, 14 яше тулган гражданнарга тантаналы рәвештә паспортар тапшырылды. Бу вакыйга алар өчен бик мөһим. Тантанада «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Тимаков Сергей Вячеслав улы һәм миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International