Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Бибикаюмә Мортазинага 102 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килделәр һәм Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырдылар.