Туган якны өйрәнү музеенда 16 яшүсмергә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм изге теләкләрнен җиткереп, район прокуроры Феликс Хафизов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Елена Сысоева һәм федераль миграция служба идарәсенең территориаль пункты җитәкчесе Галина Плотникова тапшырды. Әлеге мөһим документ чиста һәм пөхтә сакланырга тиеш. Шуны истә тотып, «Яшь гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый –сәяси оешмасы паспорт тышлыклары бүләк итте. Хәйрияче Николай Степанов исеменнән блокнотлар тапшырылды.