Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында Гыйниятуллиннар гаиләсендә алтынчы бала дөньяга аваз салды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

          Бугенге көндә күп бала тәрбияләп үстерүне бик авыр дип уйлап, бер яки ике бала белән чикләнүче гаиләләр шактый. Ә менә  Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында  Дамир һәм Гүзәл Гыйниятуллиннар гаиләсендә алтынчы бала дөньяга килде.

Гаиләнең бәхетле мизгелләре белән  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Хузина котлап, Гыйниятуллиннарның шатлыгын уртаклашты һәм алга таба да күркәм гаилә булып яшәүләрен, бергәләп кабызган гаилә учагының сүнмәвен теләде. Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның котлау сүзләрен җиткерде һәм яшь гаилә Фәннур, Алия Хикматуллиннардан истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International