ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга

      Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары  өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең  бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра. Шушы көннәрдә Семиозерка авыл җирлегендә 50 ел яшәгән Галиулинар гаиләсен хөрмәтләделәр.

     Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 18 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте   белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Яшь гражданнарны федераль миграция идарәсе белгече  котлады.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

            11 октябрь көнендә Идел буе районы ГХАТ бүлегендә яшь парлар «бәхетле гаилә» – нәрсә ул дигән тема буенча сөйләштеләр.

           Яшь парлар белән очрашу  «Бәхетле гаилә мәктәбе» проекты буенча «Ышаныч»  үзәге белән берлектә барлык Казан шәһәренең ГХАТ бүлекләрендә үткәрелә.  

Азнакай муниципаль район ГХАТ бүлегендә өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды. Бу көнне бүлекнең ветераннарын тәбрикләделәр. Ветераннар өчен чай эчү үткәрелде, үзешчән артистлар сәнгать номерлары белән сөендерделәр.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Сарман районында октябрь аеның беренче 10 көнендә “Өлкәннәр көне” уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне тәбрикләү, хөрмәтләү тантаналары үтте. Тормыш, хезмәт тәҗрибәләре белән бүлешеп, акыллы, зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп яшәүче абый-апаларыбыз, әби-бабаларыбызга бу көнне аеруча игътибар, ихтирам күрсәтергә тырышабыз.

2017 елның 10 октябрь аенда Лениногорск шәһәрендә Рамил Наиль улы һәм  Венера Фәрит кызы Мустафиннар гаиләсендә игезәк балалар Динар  һәм Данияр уллары туу куанычы булды. ГХАТ бүлеге белгечләре ата-анага  туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә  бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга әлбәттә, чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Балалар приюты "Хыял" тәрбияләнүчеләре  Аксубай районы ГХАТ бүлеге кунаклары булдылар. Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре очрашуны мавыктыргыч һәм гыйльмле сәяхәт рәвешендә   төзегән. Очрашуның ахырында балаларны  татлы сюрпризлар көтте.

Алты пар өчен Мендельсон маршы яңгырады.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Андый  гаиләләр аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 

Һәр ел саен октябрьнен беренче көннәрендә Питрәч район мәдәният йортында 50,55,60,65 ел бергә торган парларны котлыйлар. Быел да шундый бик матур бәйрәм үткәрелде. Районнын 5 парын сәхнәдә район башлыгы Эдуард Дияров һәм республикадан килгән кунак Сария Сабурская котладылар. Юбилярларнын бик күп туганнары, балалары, оныклары һәм оныкчыклары сәхнәдә котладылар.

      2017 елның10 октябрендә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, ЗАГС мөдире Валентина Увакина социаль яклау бүлек башлыгы вазифаларын  башкаручы Марина Солдатова  90 яше тулу уңаеннан хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Каябордина Анна Семеновнаны котладылар. Аңа алар    Россия ФЕДЕРАЦИЯСЕ Президенты В. В. Путиннан котлау открыткасы,  район Башлыгы В. К. Козонковтан шулай ук  котлау открыткасы,  азык-төлек   пакеты һәм бәйрәм бүләге тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International