2017 елның10 октябрендә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, ЗАГС мөдире Валентина Увакина социаль яклау бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы Марина Солдатова 90 яше тулу уңаеннан хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Каябордина Анна Семеновнаны котладылар. Аңа алар Россия ФЕДЕРАЦИЯСЕ Президенты В. В. Путиннан котлау открыткасы, район Башлыгы В. К. Козонковтан шулай ук котлау открыткасы, азык-төлек пакеты һәм бәйрәм бүләге тапшырдылар.
Анна Семеновна гомере буе Казанның 5 фабрикасында тегүче булып эшләгән, сугыш елларында хәрбиләргә форма теккән. Хәзер Анна Семеновна Алексеевск бистәсендә яши.