Яшь парларга "Бәхет булган парлар – уртак хезмәт ?"дигән дилемма

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

            11 октябрь көнендә Идел буе районы ГХАТ бүлегендә яшь парлар «бәхетле гаилә» – нәрсә ул дигән тема буенча сөйләштеләр.

           Яшь парлар белән очрашу  «Бәхетле гаилә мәктәбе» проекты буенча «Ышаныч»  үзәге белән берлектә барлык Казан шәһәренең ГХАТ бүлекләрендә үткәрелә.  Бүген булачак яшь парларга гаилә үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Күп кенә яшь кешеләр гаилә тормышына эзерләнергә кирәге турында уйламыйлар. Никах - ул зур гөмер юлы. Ике кеше  бер-берсенә булышырга, бер-берсенә  ярдәм булырга тиеш.

              Яшь пар сирәк очрашатырган исемнәр белән Рудар һәм Зөһрә гаилә корырга эзерләнәләр. Алар яшьләр якты хыяллар белән  киләчәк гаилә тормышына карыйлар. Т Алар интернет ярдәме белэн таныштылар һәм Рудар, яраткан хакына, еш кына, Казанга кайтып йөрде.

             Булачак яшь парларга  бәхетле гаиләләр корырга телибез! Яшь парларны   «Бәхетле гаилә мәктәбе" проекты буенча очрашуга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International