Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра. Шушы көннәрдә Семиозерка авыл җирлегендә 50 ел яшәгән Галиулинар гаиләсен хөрмәтләделәр.
Озерный авылыннаң Таһир Хуҗаҗан улы һәм Исмегөл Минһаҗ кызы Галиуллинар – тату һәм нык гаиләләрнең берсе. Алар искиткеч бердәм, гаҗәеп тырыш, булдыклы, матур гадәтле, әдәпле гаилә. “Алтын” парларга карыйсың да, аларның хәрәкәтчел, җитез, киң күңелле, кунакчыл булуларына сокланасың. Аларның йөзләре якты, ә күңелләре һаман да яшь. Алар 3 бала тәрбияләп һәм 4 оныкларына сөенеп яшиләр.