Сарман районында октябрь аеның беренче 10 көнендә “Өлкәннәр көне” уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне тәбрикләү, хөрмәтләү тантаналары үтте. Тормыш, хезмәт тәҗрибәләре белән бүлешеп, акыллы, зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп яшәүче абый-апаларыбыз, әби-бабаларыбызга бу көнне аеруча игътибар, ихтирам күрсәтергә тырышабыз. Мул табыннар артына җыелып, өлкәннәребез бер-берсе белән күрешә, аралаша. Җырлы-моңлы мондый очрашулар киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән яшәргә көч өсти, диләр алар үзләре дә.
ГХАТ бүлеге үзенең ветераны, остазы, озак еллар бүлек җитәкчесе булып эшләгән Светлана Касимовна Гарипованы өлкәннәр көне уңаеннан котлады. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы күңел көрлеге теләделәр.