ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Актаныш районы Татар Ямалы авылы тыл ветераны Адиева Муфаваза Фазлыйәхмәт кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Карамов һәм Татар Ямалы авылы җирлеге Башлыгы Р.Нуриев тапшырды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе гаилә тормышының көмеш юбилейларын билгеләп үтү тантанасын уздырды.

Кунакчыл никахлашу сарае Исаковлар гаиләсен Геннадий Ивановичны һәм Светлана Михайловнаны каршы алды.

1992 елның 16 октябрендә Ильтен-Бута авылы клубында тәүге тапкыр законлы никах теркәлде. Алар яшь Геннадий һәм Светлана иде.

Бу көннәрдә армия сафларына районнан 70 егет китәчәк.  Район башлыгы Р. Кузюров бәйрәмдә егетләргә иң мөхиме – матур, сау-сәләмәт хезмәт итүләрен теләде. Традиция буенча, чарада яшьләрне армия сафларына әзерләүче, хәрби-патриотик тәрбиягә зур өлеш көртүче буын да билгеләп үтелде.


14
октябрь, 2017 ел
шимбә

Азнакай муниципаль районның оешма һәм учреждение коллективлары ел дәвамында шәһәрне һәм районны төзекләндерү буенча зур эш алып бардылар. Кышка күп калмады һәм кар төшкәнче якындагы территорияләрне чистартырга керештеләр. Менә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмадылар һәм бөтенесе дә өмәгә чыктылар. Ә шуны онытмаска кирәк-уртак эш хезмәт коллективларын нык берләштерә.

2017 елның 14 октябрь көнендә Алабуга районы һәм шәһәре хакимияте ГХАТ бүлегендә Мустафиннар гаиләсенең Алтын туйлары теркәлгән. Альберт Хасанович белән Флёра Васильевна үзләренең 18250 көн һәм төннәрен бергәләп татулыкта һәм тигезлектә үткәргәннәр. Ярты гасыр бер мизгел кебек үтеп киткән.

Яшел Үзән районы Ваильево поселогында яшәүче Устиновлар Виктор Дмитрий улы һәм Любовь Иван кызы гаилә пары өчен 2017 ел үзенчәлекле булды, чөнки аларның гаиләләре туганына  бу ел - юбилей елы. Ерак 1967 елда бөек мәхәббәт хисе бу ике яшь кешене ГХАТ бүлегенә китерде, монда алар актлар китабына имза куеп никахларын законлы рәвештә текәде.

2017 елның 14 октябрендә Серафима Петровна Уставщиковага 90 яшь тулды. Ире белән бергә ул тугыз бала тәрбияләп үстергән, егерме дүрт оныгы һәм унҗиде оныкчыклары бар. 

Республикада игълан ителгән " Стерля елгасы өчен миллион " акция кысаларында Азнакай муниципаль районында урман утырту Көне булып узды. Бу чарада район җитәкчеләре белән берлектә шәһәрнең барлык идарә һәм оешмалары катнашты, Әсәй авылы янында Стәрле елгасы буенда агач утыртылды. Бу акциянең максаты – ярларны җимерелүдән туктату, җирле флора һәм фаунаны саклап калу. ГХАТ бүлеге коллективы исеменнән әлеге акциядә Шәймәрданова Ләйсән катнашты. Аның куллары белән бер нарат аллеясы утыртылды.


13
октябрь, 2017 ел
җомга

13 октябрь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Платоновлар  гаиләсе  Иван улы  Анатолий  һәм  Кузьма  кызы Лидияне  55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт  туйлары белəн тантаналы  тɵстə котладылар.Бу парлар хɵрмəткə лаек,яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр. Бүгенгесе көндə дə бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп гомер итəлəр.

      Бүген, җомга 13! Бүген көзнен матур  көнендә Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда 11 пар никахларын теркәүделәр. Шул яшь парларның берсе - Григорий һәм Анна Аксаковлар. Аларның бүген икеләтә бәйрәм – яшь һәм матур Аксаковлар гаиләсе һәм кияү Григорийның туган көнне!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International