2017 елның 14 октябрь көнендә Алабуга районы һәм шәһәре хакимияте ГХАТ бүлегендә Мустафиннар гаиләсенең Алтын туйлары теркәлгән. Альберт Хасанович белән Флёра Васильевна үзләренең 18250 көн һәм төннәрен бергәләп татулыкта һәм тигезлектә үткәргәннәр. Ярты гасыр бер мизгел кебек үтеп киткән. Алтын туйга хәтле яшәр өчен хатынның алтын холыклы , ирнең корычтай нык булуы кирәк, диләр. Бу күркәм һәм тату гаиләдә нәкъ шулай булган да инде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Мустафиннар гиләсен бәхетле алтын ир белән хатын дип игълан иттеләр!