13 октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлегендә Платоновлар гаиләсе Иван улы Анатолий һәм Кузьма кызы Лидияне 55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт туйлары белəн тантаналы тɵстə котладылар.Бу парлар хɵрмəткə лаек,яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр. Бүгенгесе көндə дə бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп гомер итəлəр.
55 ел бергә гомер иткән Платоновлар гаиләсен”Районның хөрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Шипшова җылы сүзләрен әйтте.