ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Баулының төп мәйданы реконструкциядән соң ачылды. Бу күптән көтелгән вакыйганы баулылылар Казан кунаклары  белән бергә бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә  Татарстан премьер-министры урынбасары  Вәсил Шайхразиев, Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хабибуллин һәм Леонид Якунин да катнаштылар.

Сентябрьдә Әлки районы ГХАТ бүлегендә яңа туган 11 бала теркәлгән. Үткән айда 12 гаилә төзелгән, 5 пар аерылышкан, 22 кеше бакыйлыкка күчкән. Ә ел башыннан бирле 77 бала туган, 73 пар өйләнешкән, 30 гаилә таркалган, 224 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Чагыштыру өчен: узган елның сентябрендә 9 бала дөньяга килгән, 10 пар никахлашкан, 2 гаилә таркалган, 21 кеше вафат булган. Елның тугыз аенда 117 бәби туган, 67 законлы никах теркәлгән, 22 пар аерылышкан, 205 кеше бакыйлыкка күчкән.

 Малай 2470 гр. һәм 47 буй белән иртәнге 12-нче октябрьда доньяга килә.

 Мамадыш районы ГХАТ бүлеген чирек гасыр дәвамында җитәкләгән Дания Вагыйз кызы  17 октябрьда үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Дания Мөхәммәтшина - 3 нче класслы баш дәүләт киңәшчесе, хезмәт ветераны. Гаилә институтын ныгыту хезмәтендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Советының ЗАГС бүлеге һәм Мамадыш районы хакимияте башлыгы тарафыннан күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында Коростелевлар гаиләсе мул туйларын билгеләп үтте. 

17 октябрь көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Кеше тормышында ГХАТ роле» инша бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына  100 ел тулу уңаеннан уздырылды. 


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

        16 октябрь көнне шәһәрендә  Мамадыш  яшәүче Семенова Клара  Михаил кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шундый истәлекле вакыйга белән  аны Мамадыш шәһәренең  Башкарма комитет җитәкчесе  Рәшит Гарипов, социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова котладылар. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән, котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

2017 елның 16 октяберендә Буа районы ГХАТ бүлеге 55 яшьлек Зөфәр Саит улы һәм 54 яшьлек Рәмзия Нигметзян кызы 160 пар иттереп теркәде. Алар күп еллар бергә торып үзләренең никахларын законлы иттереселәре килде. Шул фарсаттан кулланып яңа өйләнешкән “яшь парларга” бәхетле тормыш һәм картлык теләп каласы килэ.

             Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2017 елның 9 айлык йомгаклары буенча  авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар  алдында чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады.

2017 елның 16 октябрендә никахлашу Сараеның төп залында №21 һәм Кызыл Чишмә мәктәбе кече класс укучылары өчен, чираттагы дәрес «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International