Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында Коростелевлар гаиләсе мул туйларын билгеләп үтте.
Мария Игнатьевна һәм Марк Леоновичның 70 еллык берлекләре – бу чын могҗиза, аларга карап бәхет, дуслык һәм үзара аңлашуны күрергә була.
Мария Игнатьевна һәм Марк Леонович ике уңышлы кызлар тәрбияләп үстергәннәр һәм бүгенге көндә, аларның өч оныклары һәм өч оныкчыклары бар.
Кама Аланы Башкарма комитеты исеменнән, юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова котлады, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм озын гомер теләп, Мактаулы акт һәм бүләкләр тапшырды.