Шушы көннәрдә Минзәлә районы Воровский исемендәге поселок җирлегендә яшәүче, тыл ветераны Федотова Анна Петр кызына 90 яшь тулды. Аны шушы олуг юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Воровский исемендәге авыл жирлеге башлыгы Сергей Юдин килде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алтын туй - 50 ел бергә тормыш. Яр Чаллы шәһәренең Игнатьевлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрен алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп, Виктор Михаил улы белән Анстасия Яков кызы 50 ел бергә матур, тату иткәннәр.
Аларнын мәхәббәт җимешләре - 2 кыз - аларга оныклар буләк иткәннәр.
Биектау районы Юртыш авылында бүген Зариповлар, Сәлим Газиз улы һәм Әлфия Хисмәт кызы гаиләсендә тантаналы көн – бергә яшәүләренә 50 ел. Ерак 67 елда үз язмышларын берләштереп, дөнья сукмагы буйлап иңгә иң куеп, авыр мизгелләрдә бер-берсенә төрәк булып гомер кичерәләр. 2 балаларына томыш бүләк итеп, оныкларын тәрбияләшергә булышалар
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 10 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Яшьүсмерләр үзләренең беренче паспортларын Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина кулыннан алдылар.
Идел Буе районы ГХАТ бүлегендә 18 октябрьдә яшь парлар бәхетле гаилә төзү турында психолог белән дәрес үткәрделәр. Катнашучылар дәрестә үзләренең шәхси үзенчәлекләре, шулай ук сайлаган парларының үзенчәлекләрен билгеләргә өйрәнделәр.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар өчен экскурсия-лекцияләр уза. 2017 елның 18 октябрь көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 50 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр.
Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре бүген, 2017 елның 17 октябрендә, Карташовлар гаиләсен “зөбәрҗәт юбилее” белән тәбрик иттеләр. Зөбәрҗәт – сирәк һәм кыйммәтле ташларның берсе. Ул шатлык, мәхәббәт, бәхет кебек сыйфатларны символлаштыра. 55 ел бергә яшәү шул сыйфатларсыу булмый. “Зөбәрҗәт” юбилярлар яшь тугел, ләкин аларның йорәкләре һаман да тугры һәм мәхәббәтлә.
Актаныш районы ЗАГС булегендә 2017 нче елның 16 октябрь көнендә 100 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти- Манихов Альберт Әхтәм улы хэм әнисе- Манихова Эльвира Мияссәр кызы көтеп алган улларына Даниэль исеме куштылар.
7 пар өчен Марш Мендельсоны яңгырады.Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды. Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми. Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы.
ЗАГС органнарының 100 еллыгы уңаеннан, материаль – техник базаны ныгыту йөзеннән, Алабуга районы ЗАГС бинасы каршында туй машиналары өчен махсус тукталу урыны ясалды.