ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 21 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быелның 1500 пары теркәлде. 


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Хокукый ярдәм кысаларында, балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм социаль ярдәм итү үзәге «Өмет» ГХАТ бүлеге белән берлектә “Гаилә таркалу, ата-аналарның җаваплылыгы. Сорау һәм җавап.”дигән темага түгәрәк өстәл артында чираттагы утырыш үткәрде.Түгәрәк өстәл янына аерылган гаиләләрдән  алты  ата – ана чакырылган иде. 

12 пар өчен Марш Мендельсоны яңгырады.Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 

Буген Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар сараенда кабаттан бәйрәм. Моннан тогәл 50 ел әлек 1967 елнын 20 октябрь конендә Скопиннар гаиләсе туа. Бу бәхетле пар тормыш юлын кулга кул тотышып, барлык авырлыкларны жинә.

Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы ЗАГС бинасында булды.

Россия Эчке эшләр министлыгының Алексеевский районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Светлана Скворцова үзенең сәламләвендә Россиянең яшь гражданнарына: “Сез паспортның шәхесне раслаучы төп документ , сезнең йөзегез икәнен һәрвакыт истә тотарга тиеш. Паспорт алып сез Россия гражданины дигән мактаулы исемгә лаек булдыгыз. Паспортыгызны горур йөртегез, үз гаиләгезнең, фамилиягезнең  данын яклагыз” диде.

      Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2017 елның 555 нче пары теркәлде. Бәхетле пар Сергей белән Аннаның никахлашу тантанасы туганнары һәм якыннары арасында узды. Яшьләргә бәхет-сәгадәт һәм иминлек телибез.


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

       19 октябрь – Бөтенроссия лицеист көне, ул Император Царскосельский лицей ачылуга багышланган.  

       Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе сараенда  Пушкин балы узды. Ул А. С. Пушкин № 78   лицейы  туган көненә багышланган.

"Ышаныч" үзәге психологлары яшь гаиләләр өчен махсус яңа программа эшләделәр.  

          Бүген беренче шәхси дәрес – практикум булып узды. Анда булачак яшь парлар Мирхан һәм Инга катнашты. Алар күп балалы гаилә турында хыялланалар.

"Бриллиант" туй бик сирәк һәм кадерле. Нәкъ менә шуңа күрә аның символы булып иң кадерле һәм матур кыйммәтле таш булып тора.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Чумаков Геннадий Григорий улын белән Лидия Алексей кызын 60 яшьлек гаилә тормышы юбилее белән котладылар.

Бүген 2017 елнын 19 октяберендэ Яр Чаллы  шәһәре Тантаналар сараенда бик матур мәҗлес үтте. Картлар йортында яшәүчеләр Шишкин Александр белән Юсупова Радия никахын рәсмиләштеләр. Яна туган гаиләгә сәләмәтлек, бәхет телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International