20 октябрьдә 15 яшь алексеевскилы үзләренең беренче паспортларын алды

2017 елның 20 октябре, җомга

Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы ЗАГС бинасында булды.

Россия Эчке эшләр министлыгының Алексеевский районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Светлана Скворцова үзенең сәламләвендә Россиянең яшь гражданнарына: “Сез паспортның шәхесне раслаучы төп документ , сезнең йөзегез икәнен һәрвакыт истә тотарга тиеш. Паспорт алып сез Россия гражданины дигән мактаулы исемгә лаек булдыгыз. Паспортыгызны горур йөртегез, үз гаиләгезнең, фамилиягезнең  данын яклагыз” диде.

Яшь гражданнарны, паспортлардан тыш, истәлекле бүләкләр белән дә бүләкләделәр.

Документны тапшыру Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International