"Бриллиант" туй

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

"Бриллиант" туй бик сирәк һәм кадерле. Нәкъ менә шуңа күрә аның символы булып иң кадерле һәм матур кыйммәтле таш булып тора.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Чумаков Геннадий Григорий улын белән Лидия Алексей кызын 60 яшьлек гаилә тормышы юбилее белән котладылар.

Геннадий Григорий улы һәм Лидия Алексей кызы кулга-кул тотынып 60 ел алар тормыш алып баралар, тормышларында күп кенә  җиңүләр һәм казанышлар була аларның, әмма төп горурлыгы–аларның балалары, алар һәрвакыт ата-аналарына ярдәм итәргә әзер, шулай ук оныклары, оныкчыклары, үзләренең әби-бабаларын үз уңышлары белән куандыралар.

Үзләренең балалары һәм оныклары өчен юбилярлар – чыдамлык, кайгыртучанлык һәм бер-береңә хөрмәт үрнәге булып торалар .

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Чумаковлар гаиләсенә  Яшел Үзән районы Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын гомер теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International