Түбән Камада 1500-нче пар теркәлде

2017 елның 21 октябре, шимбә

2017 елның 21 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быелның 1500 пары теркәлде.

"Юбилейлы» 1500  нче номер астындагы акт язуы Калиничев Виктор һәм Айгөлгә карата төзелде. Яшь пар, аларның әти-әниләре, шулай ук дуслары һәм якыннары өчен, бу күңелле сюрприз булды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парга бәхет, гаилә иминлеге теләделәр, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын һәм Рәсәй ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан истәлекле бүләк тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International