2017 елның 24 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, чара узды.
Баулы районы Татар Кандызы авылында яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Иран Бадгтдин улы һәм Әмина Абдулла кызы уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.
2017 елның23 октябрендәТүбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2500-нче бала туутурында акт язуытөзелде.
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев Зәй районында Югары Шепкә авыдында яшәүче сугыш ветераны Нуруллина Мафрузя Ислам кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.
20 октябрь көнне Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Миннеханова Рәшидә Миннехуҗа кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран-укытучыны район башлыгы исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының истәлек бүләген тапшырды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә рәхмәт хаты килде. Түбән Кама шәһәреннән булган ханым ЗАГС бүлеге коллективына чиксез рәхмәтләрен әйтә. Хезмәткә күрсәткән бәяләмә өчен үзебез дә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Саблина Анна Григорьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, «Исток-Башлангыч» үзәге хезмәткәрләре, 8 нче ТОС һәм ГХАТ бүлеге вәкилләре котлады. Гөлфирә Мәҗитовна котлау сүзләре белән бергә, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.
21 нче октябрьдә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Никифоровлар гаиләсе тантаналы рәвештә кызыларының беренче документ алдылар. Балага Владислава дип исем куштылар.
Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге үткәргән гаилә ансамбльләренең сәнгать иҗаты буенча “Төп йорт” республика фестиваль-конкурсының Алексеевский районында узган зона турында Нурлат районыннан өч гаилә катнашты.
Безнең әби-бабайларыбызның борынгы заманнардан бик күркәм гадәт-йолалар, кирәкле шөгелләр сакланын килә. Шуларның берсе өмәләр. Яр Чаллы шәһәре ЗАГС хезмәткәрләре 21 октябрь көнне оешкан төстә омәгә чыктык. Безнең максат – үзебез эшләгән урынны матур һәм чиста тоту!