Миннеханова Рәшидә Миннехуҗа кызының 90 яшьлек юбилее

2017 елның 22 октябре, якшәмбе

20 октябрь көнне Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Миннеханова Рәшидә Миннехуҗа кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран-укытучыны район башлыгы исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы тәбрикләде,  Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының истәлек бүләген тапшырды. Юбилярны хөрмәтләп килгән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Альфинур Мияссарова, авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, Рәшидә апаның укучысы, имам-хатыйб Илдар Әшрәфуллин, лаеклы ялдагы укытучы-коллегалары Әлфия Мөхәммәтҗанова, Әминә апа  да Рәшидә апага иң җылы тәбрикләү сүзләре җиткерделәр, тыныч картлык, сихәтлек теләп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International