2017 елның 24 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, чара узды.
Никахлашу Сарае белгечләре уен формасында 7нче балалар бакчасы укучыларына гаилә турында сөйләделәр. Балалар рәхәтләнеп төрле табышмакларга җавап бирделәр, күңелле ребуслар чиштеләр. Очрашу ахырында, балалар идарә хезмәткәрләре белән бергә әби-бабайларга төрле төстәге открыткалар ясадылар.