Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге үткәргән гаилә ансамбльләренең сәнгать иҗаты буенча “Төп йорт” республика фестиваль-конкурсының Алексеевский районында узган зона турында Нурлат районыннан өч гаилә катнашты. Егоркино, Кизләү авылларында һәм Нурлатта яшәүче Терентьевлар, Билдановлар һәм Сәмәрхановлар гаиләләре “Вокал”, “Йола күренеше”, “Декоратив-гамәли иҗат” номинацияләрендә чыгыш ясадылар.