2017 елның 26 октябрендә Олы Афанас авылы башкарма комитеты бинасында, ел саен үткәрелә торган, авыл җирлекләре секретарьлары катнашында күчмә семинар үтте.
Яшел Үзән муниципаль района Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 700-нче никах пары теркәлде.
"Юбилей" парның никахын теркәү Россия Федерациясе Гаилә кодексының тулы нигезендә узды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна һәм Балык Бистәсе районының Корноухово башкарма комитетың хезмәткәрләре белэн бергә Шакировлар гаиләсен котладылар. Канафи абзый-Насима ханым -55 ел бергә гомер иткәннэр. Шакировлар гаиләсе – Корноуховы авылының үрнәк гаилэлэренен берсе булып санала.
2017 елның 25 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә Лебедевлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар.
Азнакай районы Актүбә бистәсендә ГХАТ оешмасына быел 100 ел уңаеннан күп кенә чаралар үткәрелә. Исполкомның ГХАТ бүлегендә беренче тапкыр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булды. Нәниләр югары сыйныф укучылары сәхнәштергән никахлашу чарасын зур кызыксыну белән карадылар. Мероприятиядән соң һәр балага гаилә паспорты тапшырылды.
24 октябрьдә Апас урта мәктәбенең 5Б классы укучылары районның ЗАГС бүлегенә килде. Алар биредә барлык бүлмәләр белән танышып чыктылар. Бигрәк тә яшь парлар язылыша торган зал белән кызыксындылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина аларга баланың беренче документы, аның сакланышы турында сөйләде. Эшләрендә зур төгәллек, җитезлек кирәклеген әйтеп узды. Укучылар истәлеккә фотога да төштеләр.
24 октябрь көнне Кече Салтык авылында гомер итүче Гамбар Калимулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гамбар Калимулла кызы Кама Тамагы районы Олы Яңасала авылында туып үскән. 25 яшендә Кече Салтык авылы егетенә кияүгә чыга. Гаиләдә бер бала үстерәләр.
2017 елның 24нче октябрь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 6 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Камиль Вадим улы Мухаметзакиев – 20 октябрь көнендә дөнья күрде.
Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер кичерүче Салихова Рәйсә Салих кызына 24 октябрь көнне 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Аның матур теләкләренә район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрварова да кушылдылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның 888 нче сабые тууы теркәлде. Ринат белән Любовь гаиләсендә кыз бала дөньяга туды. Сабыйның авырлыгы 3420 грамм, озынлыгы – 56 см. Бәхетле пар кызларына Дарина исеме бирде.