2017 елның 25 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә Лебедевлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар.
Мәхәббәттә һәм татулыкта алар 60 ел бергә тормыш иткәннәр. Лебедевларның аркаларында зур хезмәт юлы бар. Валентина Михайловнаның "ТАССР сату хезмәте отличнигы" мактау билгесе бар, Алексей Петрович – хезмәт фронты ветераны. Әмма гаиләнең төп казанышы – ул аларның гаиләсе. Күп еллар аша алар барлык сынауларны уза алганнар, авыр чакта бер-берсенә аумас терәк булып торалар.
ГХАТ белгечләре юбилярларны чын күңелдән котладылар, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын, Мактаулы акт һәм Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннын бүләкләр тапшырдылар.