24 октябрь көнне Кече Салтык авылында гомер итүче Гамбар Калимулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гамбар Калимулла кызы Кама Тамагы районы Олы Яңасала авылында туып үскән. 25 яшендә Кече Салтык авылы егетенә кияүгә чыга. Гаиләдә бер бала үстерәләр.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилее белән котларга Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина килде. Россия президентының котлау хатын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.