ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 27 октябрь конендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшь гражданнарыбызга иң мөһим документ- паспорт бирү тантанасы булып узды. Бу шатлыклы вакыйганы балалар белән уртаклашырга иң якын кешеләре һәм әти-әниләре дә килгәннәр иде.Паспортларны укучыларга миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач бистәсе буенча булек җитәчесе Рамил Хафизов үзе тапшырды.

2017 елның 27 октябрь көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә  150-нчы никах теркәлде – Айнур һәм Эндже Сафиуллинарның  яшь гаиләсе  туды.

Беренче тапкыр Айнур чибәр кызны дусларында, Оренбург өлкәсенең Абдрахманово авылында, күрә.

Пенсия фондының Нурлаттагы район идарәсе мәгълүматлары буенча, ана капиталы сертификатына ия кешеләрнең 83 проценты алардан тулысынча файдаланган.

 2017 нчы елның 27 нче октябрь көнендә  Саба муниципаль районы Олы Шынар авылында яшәүче Хәбирә Әсәт кызына 90 яшь тулды.

Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының ГХАТ белгечләре катнашында узган "Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручысы” һөнәри осталык бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Ул ГХАТ органнарының 100 еллык юбилеена багышаланган иде.

2017 елның 27 октябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Шәфкать" Үзәге актлар залында гаилә тормышы юбиларларын хөрмәтләүгә багышланган чара узды. 


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы Тантаналар Сараенда "Ир һәм Хатын" Мәктәбе эшли.  Уку йортларында "яхшы Ир" һәм "яхшы Хатын" булырга өйрәтмиләр. Бу мәктәп  гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Арча районы  Урта-Аты авыл җирлегендә Рәфкәт абый Һәм Наилә апа Хасановлар  гаилә коруларына 40 ел булу уңаеннан Түбән Аты мәдәният йортында бәйрәм кичәсендә кунак булдылар.  Алар балаларына яхшы урнәк булган, ә балалары, үз чиратында, әти-әнидән калаган матур йолаларны саклаган, чын мәгънәсендә, дәрәҗәле, лаеклы гаиләләр.

             2017 елның 26 октяберендә Чистай Никахлаштыру йортында бала тууны тантаналы теркәү булды. Бәхетле әни булган ЗАГС бүлеге белгече Диляра  Зайцеваны бүлек мөдире В.Н.Белова-Реутина һәм бар коллектив котлады. Әти- әниләр һәм бәләкәй Тимур адресына бик җылы сүзләр әйтелде. Зайцевлар гаиләсендә ул икенче бала.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә сабыйларын теркәргә килүче ата-аналар бүлек хезмәткәрләреннән шатлыклы вакыйгалары- балалары туу уңаеннан  ихлас  котлаулар кабул иттеләр.  Барысына да ЗАГС бүлегеннән матур бизәкле открыткалар һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International