Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының ГХАТ белгечләре катнашында узган "Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручысы” һөнәри осталык бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Ул ГХАТ органнарының 100 еллык юбилеена багышаланган иде.
Эш нәтиҗәләре буенча, жюри җиңүчеләр арасында – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләрен дә билгеләп үтте.
Беренче урынны "Никахлашу тантанасын рус телендә иң яхшы алып баручы" номинациясендә Алсу Вагизова алды, ул никах теркәү тантанасын инглиз һәм татар телләре элементлары белән күрсәтте.
Икенче урын "Юбилярларны хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы" номинациясен Айгөл Фазлыева алды, ул энҗе туй тантанасын күрсәтте.
Өченче урынны "Никахлашу тантанасын татар телендә иң яхшы алып баручы" номинациясендә Фирюзә Садыйкова яулады.
Республика бәйгесе 2010 елдан үткәрелә. Ул гаиләнең җәмгыятьтәге дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру һәм ГХАТ органнары һөнәри дәрәҗәләрен үстерү өчен уздырыла.