Чистай гаиләсе Степановларда өченче бала туды

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә сабыйларын теркәргә килүче ата-аналар бүлек хезмәткәрләреннән шатлыклы вакыйгалары- балалары туу уңаеннан  ихлас  котлаулар кабул иттеләр.  Барысына да ЗАГС бүлегеннән матур бизәкле открыткалар һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырылды.

 Аеруча икенче, өченче һәм аннан соң туган балаларга игътибар бирелә. Степановлар гаиләсе шуларның берсе. Гаилә башлыгы Борис Петрович өченче баласы – Арина тууга чиксез шат.

Бүгенге көндә җәмгыятебезнең тотрыклы үсеше, демографик хәлне яхшырту өчен  өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне пропагандалау киң колач ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International