Пенсия фондының Нурлаттагы район идарәсе мәгълүматлары буенча, ана капиталы сертификатына ия кешеләрнең 83 проценты алардан тулысынча файдаланган. Быел гына да районның 229 гаиләсе ана капиталы чараларын торак шартларын яхшыртуга, 19 - балаларына белем бирүгә юнәлдергән. Программа гамәлгә кергәннән бирле Пенсия фондының район идарәсе тарафыннан 3845 сертификат бирелгән, шуларның 179 агымдагы елның 9 ае эчендә тапшырылган.