ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Кама Тамагы штпда яшәүче Перцев Иван Сергеевичны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кама Тамагы штп  башлыгы сәркатибе Ольга Анатольевна котлады. Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә архив китаплары 1923 елдан бирле саклана.

   Җир йөзендә мәхәббәттән дә күәтлерәк көч юктыр, мөгаен. Шушы хис гаиләне 50 ел бергә берләштереп торганада бигрәк тә. Әлдермеш авылыннан Зариповлар, Гаптулган Зариф улы һәи Розалия Сабир кызы гаиләсе дә нәк менә шуның кадерле еллар тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп атлыйлар. Шушы көннәрдә генә алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел - үзе бер гомер бит ул.

Йөз ел элек, 1917 елның 18 декабрендә РСФСР халык комиссарлары советыны "гражданлык өйләнешү, балалар һәм гражданлык хәле актларын төркәү китабын алып бару турында" декрет имзаланды, ул Россия Республикасы алга таба бары тик гражданлык өйләнешүне кабул итүне, ә никахлар мәҗбүри гражданлык өйләнешү белән беррәттән,  өйләнешүчеләрнең теләге дигәнне аңлатты.

2017 елның 28 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «юбилей бала» Галиев Даниярны туган көне белән котладылар. 


27
октябрь, 2017 ел
җомга

   27 октябрь көнне Дыренкова Елизавета Александр кызының 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесенен урынбасары Ольга Анатольевна котлады.

27 октябрь көнне Мамадыш районы  ГХАТ бүлегендә бик тә күркәм мәҗлес булып узды. 85 яшьлек  Владимир Егор улы белән 80 яшьлек Мария Николай кызы язылыштылар. Шундый олы яшьләренә карамастан, алар уртак гаилә коруларына бик сөенеп, яңа тормышка аяк басарга әзер.

             26 октябрьдә Рәсәй Федерациясенең ГХАТ органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан, күргәзмә кунаклары булып алтын юбилейларын билгеләп үтүче парлар булды. Күргәзмәнең төп темасы – гаилә мөнәсәбәтләре. Кунаклар күргәзмәдә халык костюмнары һәм көнкүреш предметлары, гаилә гореф-гадәтләре белән таныштылар. Әлеге танышуны Идел буе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре оештырдылар, Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырды.  

      Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары     белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.

      Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның юбилей 900 нче сабые тууы теркәлде. Алмаз белән Ленура үзләренең көтеп алган кызларына Амелия дип исем бирделәр. Кечкенә принцесса 3130 грамм авырлыкта һәм 51 см озынлыкта дөньяга туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International