ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 31 октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Мухаметшиннар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.

Бәхетле әти күптән көтелгән малайлары туу шатлыгы белән уртаклашты, аларга Ратмир һәм Эмир исемнәре кушылды!

Лениногорск шәһәрендә октябрь аенда иң сирәк очраган исемнәр булып: Герман, Радомир, Умар, ә инде кыз балаларга Рания, Эллария һәм Иветта язылды. Мондый ата-аналарның креативлыгы еш очрамый. Шулай да беренче урында традицион исемнәр кала. Кызларга Софья исемен кушулары билгеле, ир балаларга Илья исемен кушалар.

          Бүгенге көндә әти-әниләр үзләренең балаларына, башкалардан аерылып тору нияте белән, гадәттә булмаган исемнәр куялар. Мамадыш районында да шундый бер бала туды, аның исеме - Оливия. Тәрҗемә иткәндә – “тыныч”, “тынычлык алып килүче” дигәнне анлата. Оливия исеме Мамадышның  ГХАТ булегендә әле беренче тапкыр гына очрый.

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман районы Илексаз авылында яшәүче Әзһәр абый белән  Мөхәссәнә апа Рахимовлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булды. Бүген алар бергә гомер коруларына 60 ел - бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

           Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Нуриахметовлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрен тимер туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп, Равил Шагаип улы белән Ляля Назип кызы 65 ел бергә матур, тату иткәннәр.

Атна саен дүшәмбе көнне Зәй районында  Глава җитәкчелегендә җыелыш үткәрелә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина утырышта катнашучыларны район буенча демографик хәл белән таныштырды, барлык җитәкчеләр берлегендә хәл ителергә тиешле сорауларны күтәрде.

    Зәй муниципаль районында Лукьяновлар гаиләсендә унынчы бала тууы теркәлде. Ул  2017 нче елның 5 октяберендә туган Лукьянова Полина Алексей кызы. Полина әтисен Алексей Юрий улын һәм әнисен Наталья Виктор кызын  ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

      Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Казан инновацион университетының Бөгелмә филиалы өчен инде икенче тапкыр якшәмбе мәктәбе ишекләрен ача. 2017 елгы яңа сезонда чара тантаналы шартта узды. Укытучылар заман фәннәренең иң актуаль темалары хакында сөйләде, берничә тәҗрибә үткәрде. Яшьләр тренинг һәм конкурсларда катнашты. Беренче курс студентларына студент билетлары тапшырылды.


29
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

             Инде хәбәр ителгәнчә, Мамадыш районы Көек-Ерыкса авыл җирлеге секретаре Сәләхетдинов Инзил Илгизәр улы 2017 елның июль аенда Кукмара районында “Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын  иң яхшы алып баручы” конкурсында 1 нче урынны алды һәм финалга үтте. Конкурсны үткәрү нәтиҗәләре буенча, 2017 елның 26 сентябрь конкурс комиссиясе нигезендә Сәләхетдинов Инзил Илгизәр улы “Татар телендә тантаналы никах теркәү” номинациясендә җиңүче  булды.  Без аны чын күңелдән  котлыйбыз.

2017 елның 28 октябренда Чистай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Аминя Вагизовна һәм Ринат Гильмутдинович Салаховларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International