2017 елның 31 октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Мухаметшиннар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.
Бәхетле әти күптән көтелгән малайлары туу шатлыгы белән уртаклашты, аларга Ратмир һәм Эмир исемнәре кушылды!
ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова-Реутина туу турында таныклык белән бергә Мухаметшиннар гаилә башлыгына кечкенә генә бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды.