Ирле-хатынлы Салаховларның алтын туйлары

2017 елның 29 октябре, якшәмбе

2017 елның 28 октябренда Чистай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Аминя Вагизовна һәм Ринат Гильмутдинович Салаховларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.

Әлеге искиткеч бәйрәм белән Салаховларны ихлас күңелләреннән  балалары, оныклары тәбрик итте. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова юбилярларны кайнар  котлады, Рәхмәт хатлары һәм “Совет да любовь” истәлек билгесе тапшырдылар.

 Ирле-хатынлы Салаховлар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар һәм үзләренә күрсәтелгән игътибарга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International