Лениногорск шәһәрендә октябрь аенда иң сирәк очраган исемнәр

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Лениногорск шәһәрендә октябрь аенда иң сирәк очраган исемнәр булып: Герман, Радомир, Умар, ә инде кыз балаларга Рания, Эллария һәм Иветта язылды. Мондый ата-аналарның креативлыгы еш очрамый. Шулай да беренче урында традицион исемнәр кала. Кызларга Софья исемен кушулары билгеле, ир балаларга Илья исемен кушалар. Шулай ук Сафия, Айлина, Малика, Самир һәм Альмир исемнәрен якын күрә башладылар. Моннан тыш, Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге күрсәткечләре буенча октябрь аенда барлыгы 69 бала: 36 кыз бала һәм 33 ир бала туган. Октябрь аенда барлыгы 26 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International