Зәй муниципаль районында Лукьяновлар гаиләсендә унынчы бала тууы теркәлде. Ул 2017 нче елның 5 октяберендә туган Лукьянова Полина Алексей кызы. Полина әтисен Алексей Юрий улын һәм әнисен Наталья Виктор кызын ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.