Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман районы Илексаз авылында яшәүче Әзһәр абый белән Мөхәссәнә апа Рахимовлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булды. Бүген алар бергә гомер коруларына 60 ел - бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.
Бергә матур гомер итүче әлеге парларга район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. Гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы, авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, район ветераннар Советы Нәҗип Мөҗип улы, авылыбыз ветераннар Советы Рәмзия Идият кызы тәбрикләп изге теләкләр теләделәр.