Түбән Каманың 150 меңенче баласын туган көне белән котладылар

2017 елның 28 октябре, шимбә

2017 елның 28 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «юбилей бала» Галиев Даниярны туган көне белән котладылар.

Нәкъ бер ел элек "Түбән Каманың 50-еллыгына 150 меңенче бала" масштаблы проекты төгәлләнде. Проект 2015 елның 1 декабреннән старт алды һәм 333 көннән соң дөньяга Түбән Каманың 150 меңенче баласы туды. Ул Галиевлар Алсу һәм Айдар гаиләсендә туган 3710 грамм авырлыгындагы һәм 52 сантиметр зурлыгындагы малай иде. Юбилейлы бала гаиләнең икенче баласы. Өлкән улларның исеме Адель.

         "Бүгенге көндә, Данияр инде йөри белә һәм дөньяны өйрәнә. Адель апаен бик ярата, аның белән бергә уйный, кубиклар  җыя", – дип сөйләде бәхетле ата-ана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International