2017 нчы елның 27 нче октябрь көнендә Саба муниципаль районы Олы Шынар авылында яшәүче Хәбирә Әсәт кызына 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Шынар авылы җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов , мәктәп директоры Мубараков Р.Г., килгән иде. Алар Хәбирә әбигә тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.