Түбән Кама муниципаль районы гаилә тормышы юбилярларын "Шәфкать" үзәгендә котлау

2017 елның 27 октябре, җомга

2017 елның 27 октябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Шәфкать" Үзәге актлар залында гаилә тормышы юбиларларын хөрмәтләүгә багышланган чара узды.

Бриллиант туйларын Гисматовлар, алтын юбилейларын Карповлар, кашемир туйларын Петровлар, сапфир туйларын Шакировлар һәм Хәмидуллиннар, топаз туйларын  Валиуллинар гаиләсе билгеләп үтте.

ГХАТ Идарәсе белгечләре гаиләләрне истәлекле вакыйгалары белән котладылар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләделәр. Тантана сәбәпчеләренә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткаларын һәм ГХАТ Идарәсе Мактау актларын тапшырдылар. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсе Мактау Китабына беркетелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International