Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер кичерүче Салихова Рәйсә Салих кызына 24 октябрь көнне 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Аның матур теләкләренә район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрварова да кушылдылар.
Бөек Ватан сугышы вакытында почтальон булып эшли ветеран, аннан соңгы еллары терлекчелектә үтә. Аның алдынгы тәҗрибәсе белән хезмәттәшләре бик теләп уртаклашалар. Тормыш иптәше Мирсәет абый белән 55 ел гомер кичерәләр, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. 5 онык, 6 оныкчык хөрмәте дә күрә Рәйсә апа.
Юбилее көнендә үзен хөрмәт итеп килүгә бик сөенде ветеран. Мин тумасам, болай күңелле итеп күрешә дә алмас идек әле, дип шаяртты. Сихәт гомер, күңел тынычлыгы киләчәктә дә шундый шатлыклы очрашуларга алып килсен, Рәйсә апа.