Актүбә нәниләре - ЗАГСта кунакта

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Азнакай районы Актүбә бистәсендә ГХАТ оешмасына быел 100 ел уңаеннан күп кенә чаралар үткәрелә. Исполкомның ГХАТ бүлегендә беренче тапкыр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булды. Нәниләр югары сыйныф укучылары сәхнәштергән никахлашу чарасын зур кызыксыну белән карадылар. Мероприятиядән соң һәр балага гаилә паспорты тапшырылды. Алар паспортка әти-әниләре белән бергә гаиләләре барлыкка килү, туганнары турында язачаклар. Нәрсә ул ЗАГС темасына рәсем конкурсында катнашакчаклар. Чара аларның күңелләрендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International