90 яшьлек юбиляр

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

        16 октябрь көнне шәһәрендә  Мамадыш  яшәүче Семенова Клара  Михаил кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шундый истәлекле вакыйга белән  аны Мамадыш шәһәренең  Башкарма комитет җитәкчесе  Рәшит Гарипов, социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова котладылар. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән, котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

        Клара ханым  Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 45 ел киҗе-мамык фабрикасында эшләгән. Ире белән бергәләп ике  бала үстергәннәр. Үзенең 90 яшьлек юбилеен якын туганнары белән билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International