Баулының төп мәйданы реконструкциядән соң ачылды

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Баулының төп мәйданы реконструкциядән соң ачылды. Бу күптән көтелгән вакыйганы баулылылар Казан кунаклары  белән бергә бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә  Татарстан премьер-министры урынбасары  Вәсил Шайхразиев, Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хабибуллин һәм Леонид Якунин да катнаштылар.

Бәйрәм атмосферасын мәйданда һәм аның тирәсендә берничә махсус оештырылган мәйданчыклар: "осталар Шәһәре", "Әдәби дворик", "Урам пианино"  бизәделәр. Бәйрәм үзешчән артистлар  һәм  татар эстрадасы "йолдызы" Мөнир Рахмаев чыгышлары белән дәвам итте.

Район ГХАТ бүлеге мәйданның үзәге булып торган  Мәдәният йортында урнашкан. Шуңа күрә без яңа мәйданның яшь парлар өчен яраткан урынга әйләнүенә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International