Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә иншалар бәйгесенә йомгак ясалды

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

17 октябрь көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Кеше тормышында ГХАТ роле» инша бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына  100 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Проектның максаты – рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен яшьләр арасында пропагандалау, шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларының иҗади потенциалын үстерүдә ярдәм итү.

 Жюри хөкеменә 30 эш тәкъдим итеде. Катнашучыларның эшләре бер берсеннән индивидуаль автор позициясе һәм оригиналь язылыш белән аерылып торалар иде. Эшләрне ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина, Түбән Кама муниципаль районы мәгариф Идарәсе методисты Ромета Салимовна Байбулатова, ГХАТ Идарәсе баш белгече Румия Сахабова, №1 урта белем бирү мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Васильевна Сахабеева, №27 урта белем бирү мәктәбе методик эшләр буенча директор урынбасары, Түбән Кама баш семьеведы Светлана Анатольевна Гурьянова бәяләделәр. Эш нәтиҗәләре буенча, жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде, ә иң яхшы эшләр дипломнар белән бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International