2017 елның 16 октябрендә никахлашу Сараеның төп залында №21 һәм Кызыл Чишмә мәктәбе кече класс укучылары өчен, чираттагы дәрес «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» узды.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина балаларга учреждениеның эшчәнлеге турында һәм гражданлык хәле актларын теркәүнең төп төрләре турында сөйләде. Балалар акт китапларының кайда сакланганын беледеләр, гаилә законнары турында сөйләштеләр, гаилә һәм туганлык мөнәсәбәтләре темасына кроссвордлар чиштеләр.
Очрашу ахырында укучылар «ГХАТ тарихы» уникаль рәсем күргәзмәсе белән таныштылар.