Азнакай муниципаль районның оешма һәм учреждение коллективлары ел дәвамында шәһәрне һәм районны төзекләндерү буенча зур эш алып бардылар. Кышка күп калмады һәм кар төшкәнче якындагы территорияләрне чистартырга керештеләр. Менә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмадылар һәм бөтенесе дә өмәгә чыктылар. Ә шуны онытмаска кирәк-уртак эш хезмәт коллективларын нык берләштерә.