Бу көннәрдә армия сафларына районнан 70 егет китәчәк. Район башлыгы Р. Кузюров бәйрәмдә егетләргә иң мөхиме – матур, сау-сәләмәт хезмәт итүләрен теләде. Традиция буенча, чарада яшьләрне армия сафларына әзерләүче, хәрби-патриотик тәрбиягә зур өлеш көртүче буын да билгеләп үтелде. Бер төркем хәрбиләргә, авыл җирлекләре башлыкларына Мактау грамоталары да тапшырылды. 14 яшьләре тулган яшь гражданнарга паспортлар да бирелде. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте.